ТАТАР ҖЫРЫ

ТАТАР ҖЫРЫ
Дата мероприятия:

19 Декабря 2020

Время мероприятия:

17:00

Место проведения:

Концертный зал им. Ильгама Шакирова

Поделиться в социальных сетях:

Быел «Татар Җыры» фестиваленең Гала-концерты Казанда 21 нче тапкыр үткәреләчәк. «Татар Җыры» -ул татар шоу-бизнесы тарихы.
2000 елдан башлап «Татар Җыры» фестивале, тамашачы яраткан, сайлаган җырчыларны барлап, еллык музыкаль нәтиҗәләр ясый килә.

Быел фестиваль зур масштабларда Идел буендагы иң эре «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә урнашкан – Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак.
Фестиваль кунакларын татар эстрадасының танылган җырчылары, ел дәвамында яңгыраган популяр җырлар, сәхнәләштерелгән номерлар, көчле режиссура көтә. Шулай ук быел беренче тапкыр фестивальне гаилэ табыны - VIP – өстәлләр артыннан тамаша кылып булачак.

Грандиоз Гала-концертның режиссеры – танылган продюсер Лина Арифулина. Фестиваль проекты буенча, алып баручыларның залда һәм сәхнәдә эшләүләре – интерактив процесс барлыкка китереп, тамашачыны да тантананың бер өлешенә әверелдерәчәк.
Оештыручылар вәгъдә итүенчә, быел тамашачыны аеруча үзенчәлекле бәйрәм программасы көтә.

Тамашачылар өчен махсус транфер да булачак – концерт билетлары буенча ж/д состав сезне «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә алып килеп һәм соңыннан алып кайтып та куячак.
«Татар Җыры » премиясенә билетлар инде сатуда, зур музыкаль вакыйганы бергә уздырыйк!